Онлайн курста һәм Олимпиадада катнашу өчен чакыру

«2015-2022 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Талантлар университеты студентлар өчен «Карьера акселераторы» дигән бушлай онлайн курс һәм «Талантлар университетының проект олимпиадасы 2020» конкурсы үткәрә.

«Карьера акселераторы» курсы яшьләрне эшкә урнашуга әзерләүгә юнәлдерелгән һәм үз эченә предмет компетенцияләрен үстерү, карьера траекториясен төзү, резюме язу, предприятиеләр эшчәнлеге белән танышу, әңгәмә узу һәм эшкә урнашу мөмкинлеге белән стажировка узуны ала.

“Талантлар университетының проект олимпиадасы 2020” — фәнни-тикшеренү, инженерлык, социаль, эшкуарлык эшчәнлеген, проект иҗатының компетенцияләрен үстерүгә, үз стартап – проектларын эшләтеп җибәрүгә һәм бизнесны оештыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән конкурс чарасы.

«Карьера акселераторы» курсында катнашу өчен бакалавриат һәм белгечлек студентлары, магистрантлар һәм аспирантлар, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә ирешкән 30 яшькә кадәрге яшь галимнәр (олимпиада, хакатоннар, конкурслар, ярышлар, конференцияләр), шулай ук Россия Федерациясе Президенты грантын алучылар чакырыла.

Акселерационный курс для студентов

Проектная олимпиада Университета Талантов