Профессор Әмиров М.Ф. ачык лекциясе

2020 елның 7 февралендә Казан ДАУның агрономия факультетының актлар залында а.х.ф.д., профессор, үсемлекчелек һәм җиләк-җимешчелек кафедрасы мөдире Әмиров Марат Фуат улы Россия фәне көненә багышланган «Агрономиядә системалы тикшеренүләр методлары» темасына ачык лекция үткәрде.

Лекциядә агрономиядә кулланыла торган төп тикшеренүләр методлары каралды. Бу гомуми фәнни (гипотеза, эксперимент, күзәтү, анализ, синтез, индукция, модельләштерү һ.б.) һәм махсус методлар (лаборатория, вегетация, лизиметрика, кыр, экспедиция).

Ачык лекциядә агрономия факультетының барлык юнәлешләрендәге 1 һәм 2 нче курс студентлары һәм профессор-укытучылар составы катнаштылар.

Лекция аудиториядә зур кызыксыну уятты һәм доклад темасы буенча күп кенә сораулар бирелде.