РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев аграр югары уку йортлары ректорлары белән Бөтенроссия киңәшмәсе уздырды

РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Ставрополь краена эш сәфәре кысаларында аграр югары уку йортлары ректорлары белән Бөтенроссия киңәшмәсе уздырды. Россиянең иң яхшы авыл хуҗалыгы вузларының берсендә, Ставрополь ДАУда узган чарада катнашучылар тармак мәгарифенең актуаль проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, төбәктә югары белем бирүне үстерүнең заманча трендлары, сөт тармагының квалификацияле белгечләрен әзерләүгә яңа таләпләр, Россия АПКсын цифрлы трансформацияләү, комплекслы фәнни-техник программаларны гамәлгә ашыру, шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының уку йортлары алдында торган башка бурычлар турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Министр белдергәнчә, белем бирү сыйфаты һәм аның актуальлеге өстенлекле юнәлеш булып тора. «Алдагы елларда «аграр белем бирү» термины «инновацион мәгариф» синонимы булырга тиеш, чөнки заманча авыл хуҗалыгы – Россия икътисадының иң динамик үсештәге, яңа технологияләр кертергә әзер булган секторларының берсе. Кадрлар әзерләү системасы заман таләпләренә оператив җавап бирә алырлык булырга тиеш. Кадрлар потенциалын үстерү – тармакка озак сроклы инвестиция», – дип ассызыклады Дмитрий Патрушев.

Россия аграр мәгарифенең заманча системасы – барлык федераль округлардагы 54 югары уку йорты. Алар ел саен 35 меңнән артык яшь белгеч җитештерә. Бүген студентларның гомуми саны 310 меңнән артып китә.

Министр сүзләренчә, дәүләт аграр мәгариф өлкәсендә уңай үзгәрешләр өчен күп эш башкара. Агымдагы елда ярдәмгә 28,3 млрд. сум бүлеп бирелгән – узган ел белән чагыштырганда 1,5 млрд. сумга күбрәк. Матди-техник база яңартыла, яңа белем бирү методикалары кертелә, укытучыларның һөнәри дәрәҗәсе арта. Бу белем алу процессын тагын да нәтиҗәлерәк итә, бу аграр белгечлекләрнең абруена уңай йогынты ясый.

Дмитрий Патрушев әйтүенчә, 2019 елда аграр югары уку йортлары эшчәнлегенең төп йомгаклары арасында фәнни активлыкны, чит ил студентлары санының артуын һәм профильле авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча студентларның саны артуын (74% ка кадәр) билгеләп үтәргә кирәк.

Министр яшь белгечләргә һөнәри юнәлеш бирүгә аеруча игътибар бирергә, эш бирүчеләр ихтыяҗларын һәм укыту программасын синхронлаштырырга ярдәм итәчәк һөнәри квалификацияләрнең тармак системасын эшләргә чакырды.

Киңәшмә эшендә Казан ДАУ ректоры А. Р. Вәлиев катнашты.