Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальковның яңа ел котлавы

Кадерле хезмәттәшләр! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! 

Безнең уртак команданың җаваплы, инициативалы һәм ышанычлы әгъзалары булып калуыгыз өчен һәрберегезгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Алда безне 2021 ел – фән һәм технологияләр елы көтә. Ул фән һәм мәгариф өлкәсендә күп кенә масштаблы, кызыклы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Без киләсе елны чын-чынлап якты һәм истә калырлык итә алырбыз дип ышанабыз!