«Россия тәмнәре» конкурсы кысаларында халык тавыш бирү башланды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында халык тавыш бирү башланды. Илебезнең һәр кешесе төрле төбәкләрдән килгән өч яраткан продукт өчен вкусыроссии.рф сайтында тавыш бирә ала. Беренче сәгатьләрдә үк 37 меңнән артык кеше үз сайлауларын ясаган, алар 42 меңнән артык тавыш биргән.

Конкурска Россия Федерациясенең 79 субъектыннан 500ләп гариза килгән. Тәкъдим ителгән брендлар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы гамәлгә ашыра торган киңкүләмле ярдәм һәм аны алга этәрү программасында катнашалар. Ул кулланучыларны илнең төрле төбәкләреннән уникаль азык-төлек продуктлары белән якыннанрак таныштырырга мөмкинлек бирәчәк, бу кече агробизнесны, гастрономия туризмын һәм авыл территорияләрен үстерүгә этәргеч бирәчәк.