“Россия тәмнәре”(“Вкусы России”) конкурсында “Татар Балы” өчен тавыш бирегез!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим иткән иде.

Кыргый умарталарның бал җыюын сурәтләгән беренче рәсемнәр безнең эрага кадәр 13 мең еллар элек үк барлыкка килгән. «Татар Балы» Татарстанның барлык почмакларыннан җыела һәм татлы, тәмле, чит исләрсез һәм кабатланмас хуш исле булуы белән аерылып тора.

Продукт Таможня берлегенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы «Азык-төлек продукциясе иминлеге турында»гы Техник Регламенты белән билгеләнгән таләпләргә һәм 19792-2017 ГОСТ таләпләренә туры килә. Аның составында антибиотиклар юк. Сынау нәтиҗәләре буенча диастаз күләме 65,28 ед/Готе тәшкил итә, бу продукциянең югары сыйфатлы булуын күрсәтә.

Кукмара районыннан кооператив рәисе, икенче буын умартачы Язил Муллахаҗиев туганнары һәм умартачы дуслары белән бергәләп эшләү өчен берләшергә ниятлиләр – шулай итеп “Татар Балы” җитештерү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы барлыкка килә. Яңа оешкан кооператив бал, перга, серкә, эшче кортлар, забрус җитештерә һәм сата.  Кооператив әгъзаларының төп бурычы – Татарстан Республикасы территориясендә чимал буларак бал җыю. Умартачылык продуктлары сортларының төрлелегенә ирешү өчен кооперативның кайбер әгъзалары энтоморфиль культуралар кырларында күчмә эш алып баралар. Кояш баегач, бал кортлары умарта ояларына җыела һәм төнлә аларны баллы басуларга күчереп утырталар. Кояш уяна башлагач, оялардагы умарталар чыгып йөри торган тишекләрне ачалар, бал кортлары яңа урынга ияләшкәч, нектар җыю процессы башлана. Бал җыю тизлеге үсемлекләрнең чәчәк ату дәвамлылыгына, үсемлекнең баллылыгына һава торышына, якын тирәдә бал кортлары булуга бәйле. Умарталар 7 километр һәм аннан да күбрәк арага очарга мөмкин. Күчмә бал җыю белән кооперативның квалификацияле әгъзалары шөгыльләнә. . Быел кооперативның барлык әгъзаларыннан 100 тоннага якын бал җыелган.

Бүген «Татар Балы» төбәк бренды продукциясе бөтен Россия буенча «Бәхетле» сәүдә челтәрендә, Татарстан Республикасының «Безнең Фермер» кибетләрендә, интернет-кибеттә бар. Продукция металл капкачлар белән ябылган пыяла савытларда гына сатыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирүе оештырыла. Номинант өчен, сылтама буенча кереп, тавыш бирергә мөмкин.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча