«САНЛЫ ИКЪТИСАДНЫҢ БЕРДӘМ ДӘРЕСЕ» ХАЛЫКАРА АКЦИЯ

Цифрлы икътисад өлкәсендә федераль клублар хәрәкәте «Digital Generation» ел саен «Санлы икътисадның бердәм дәресе» акциясе үткәрә. Цифрлы икътисадның бердәм дәресе – бер көнлек акция, аның кысаларында цифрлы икътисад үсешенә багышланган көндезге һәм онлайн мәйданчыкларда белем бирү чаралары уза.

Акциянең төп максаты – яшьләрне, өлкән буын вәкилләрен цифрлы технологияләрне үстерүгә җәлеп итү. Үткәрү мәйданчыклары – югары һәм урта белем бирү учреждениеләре, региональ технопарклар, бизнес-инкубаторлар һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре. Акция 2019 елның 28 ноябрендә Россиянең 50дән артык төбәгендә, БДБ һәм БРИКСның кайбер илләрендә узачак. Анда 20 меңнән артык кеше катнашачак: студентлар, мәктәп укучылары, укытучылар.

Беренче «Санлы икътисадның бердәм дәресе» акциясе 2018 елда узды. Ул Россиянең 57 регионын үз эченә алды. Беренче акциянең төп темасы – «2024 елга кадәр Россия Федерациясенең цифрлы икътисады милли проекты».

2019 елда халыкара акциянең темасы – «Цифрлы икътисадта кеше». Белем бирү чаралары кысаларында катнашучылар барлыкка килә һәм югалып бара торган һөнәрләр белән танышачаклар, төрле тармакларда цифрлы технологияләр куллану мисалларын күрәчәкләр, дөньяда югары технологияле компанияләрдә кирәкле компетенцияләрне кайда алырга мөмкин икәнлеген беләчәкләр.

Акция Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү Фонды, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты ярдәме белән «Саклык банкы» ГАҖ спикерлары катнашында үткәрелә.

Акциядә теләгән һәркем үз төбәгендәге мәйданчыкта катнаша ала. Шулай ук digitalgeneration.tech. проекты сайтында видео-дәрес язмасын карарга мөмкин.