Стажировка мөмкинлекләре… киләчәк эш урыны…

Вузга кадәр белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге Россия рекрутментының онлайн лидеры булган «Super Job» компаниясеннән лекцияләр, мастер-класслар курсын оештыра. Әлеге курс университет 1-4 курс студентларына исәпләнгән һәм аларга киләчәктә төп белгечлекләре буенча эш табарга ярдәм итәргә тиеш.

Бүген, 9 февральдә икътисад Институты студентларының икенче төркеме өчен беренче мастер-класс булды. Мастер-классларда уку нәтиҗәсендә студентлар резюмены дөрес язарга, әңгәмәне уңышлы үтәргә, һөнәри юнәлеш бирү өчен нинди күнекмәләр кирәклеген өйрәнәчәкләр. Мастер-классны «Super Job» компаниясенең һөнәри юнәлеш бирү буенча белгече Епифанова Альбина үткәрде.

«Super Job» компаниясеннән мастер-классны узарга теләүчеләр ЦОиТВ үзәгендә (икътисад Институты бинасы) 1 нче кабинетта яки 89600-567-667 телефоны буенча языла алалар.

Механикалаштыру һәм техник сервис институты, агрономия факультеты студентлары өчен югары уку йортына кадәр белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге тарафыннан «ОЭЗ ППТ Алабуга» АҖнең HR проекты җитәкчесе урынбасары Хәлиуллина Анастасия катнашында видео-конференция оештырылды.

Эшкә урнашырга теләүче барлык студентлардан «ОЭЗ ППТ Алабуга» АҖдан анкета үтүләрен сорыйбыз ( ОЭЗ Алабуга.).