Студентларның Эшкуарлык Фабрикасы вәкилләре белән очрашуы

2020 елның 7 октябрендә икътисад Институты «Бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит» юнәлеше буенча укучы 2,3,4 нче курс студентлары Эшкуарлык Фабрикасы вәкилләре белән очраштылар. Әлеге программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты һәм «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.