«Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея» республика конкурсына йомгак ясалды

17 декабрьдә Татарстан Республикасы инновацион проектлары өчен ел саен уздырыла торган региональ конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Приз фонды 12,8 млн сум тәшкил итте. Конкурс унбишенче тапкыр үткәрелде, оештыручылар – ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр Академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Бүләкләү тантанасы «Корстон»да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XV юбилей конкурсында җиңүчеләр арасына безнең университеттан дүрт хезмәткәр керде.

«Ел патенты» номинациясендә Хәлиуллин Фәрит Хәнәфи улы («Гидравлическая опора силового агрегата с адаптируемыми характеристиками») һәм Хәсәнов Фәнил Фәрит улы («Устройство для шелушения зерна») җиңүчеләр булдылар.

«Инновацияләр старты» номинациясендә Шәрәфиев Азамат Әнәс улы җиңде («Разработка комбинированного способа упрочнения металлических поверхностей деталей машин, работающих в условиях абразивного изнашивания»).

«Мәгарифтә инновацияләр» номинациясендә Барсукова Рәмзия Сибахатулла кызы бүләкләнде («Цифровая экономика и татарский язык: перспективы развития и изучения»).

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!