Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчәә, университетка укырга кабул итү конкурс нигезендә башкарыла

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчәә, университетка укырга кабул итү конкурс нигезендә башкарыла. Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча (керү сынауларыннан башка үтү хокукы булган затларны кабул итүдән тыш) – керү сынаулары нәтиҗәләре буларак таныла торган бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәм (яки) Кабул итү кагыйдәләрендә билгеләнгән очракларда университет тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган керү сынаулары нәтиҗәләре нигезендә. БДИ тапшыручылар өчен өстәмә сынаулар каралмаган.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен кайсы фәннәрне сайлап алуың мөһим. Булачак һөнәрең дә, эшчәнлек юнәлешенең дә шуңа бәйле булачак.

2021 елда әзерлекнең теләсә кайсы белгечлек юнәлеше өчен документлар тапшырганда 2 мәҗбүри фән һәм үзең сайлаган 1 фән буенча (исемлектән) БДИ нәтиҗәләрен бирергә кирәк булачак.

Мәсәлән, «Агроинженерия» юнәлеше буенча укырга керүче абитуриент математика (профиль дәрәҗәсе), рус теле һәм информатика (Информатика һәм ИКТ) буенча БДИ тапшыра, ә икенче абитуриент та шул ук юнәлеш буенча укырга тели, ә ул БДИны математика (профиль дәрәҗә), рус теле һәм химия буенча сайлаган. Бу очракта, ике абитуриент та конкурста катнаша, чөнки математика (профиль дәрәҗәсе), рус теле мәҗбүри фәннәр булып санала һәм физика, химия, информатика һәм ИКТ – сайлап алынган фәннәр.

Шулай ук документларны бер үк вакытта параллель рәвештә нинди юнәлешләргә бирергә мөмкин булуын да күздә тотарга кирәк. Мәсәлән, химия яки физика буенча БДИ нәтиҗәләре, башка фәннәр бергәлегендә, университетның теләсә кайсы факультетына кергәндә исәпкә алына.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан