Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы студентлар Советының форсайт-сессиясе

12 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә уза торган «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсенең өченче көне кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы студентлар Советының форсайт-сессиясе уздырылды. Форумның модераторлары – эшләр идарәчесе Илья Спиридонов һәм фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Розалина Вәлиуллина, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Абросимова Алла.

Өч югары уку йорты — Казан ДАУ, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Казан кооператив институты студентлары булачак абитуриентлар белән эш юнәлешләре, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру вариантлары, эш бирүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләр, производство практикасы узу, студентларга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү чараларын эшләү, социаль челтәрләрдә коммуникацияләрнең яңа форматлары һ.б. турында актив фикер алыштылар.

Форсайт-сессиянең экспертлары булып шулай ук КДВМА ректоры Рөстәм Равилов, Казан ДАУның фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча беренче проректоры Җиһаншин Булат, Казан ДАУның фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Нәҗмединова Фәридә, ККИ РУК фәнни эш буенча проректоры Астраханцева Елена чыгыш ясадылар.

Фикер алышу нәтиҗәле һәм файдалы булды, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә килештеләр.