Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов «Татарстанда кыр көне – 2020» кыр форматындагы күргәзмә кысаларында Казан ДАУ экспозициясендә булды

Татарстан Республикасы Лаеш районында ачык һавада ел саен үткәрелә торган «Кыр көне» күргәзмәсе дәвам итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техникасы җитештерүчеләр экспозициясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, башка министрлар һәм эре компанияләр җитәкчеләре булды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хизич Хатуов сәхнәдән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Николаевич Патрушевның сәламләвен укыды. Анда, аерым алганда, Татарстанның Идел буенда иң эре ашлык җитештерүчеләрнең берсе булуы, төбәктә шулай ук терлекчелек актив үсеш алуы турында әйтелә. Хатуов, үз чиратында, Татарстан актив рәвештә үсүен дәвам итә, республика билгеләнгән үсеш векторы буенча хәрәкәт итә, дип өстәде.

Казан ДАУ экспозициясе делегациядә аеруча зур кызыксыну уятты. Ректор Вәлиев Айрат Рәсим улы делегация әгъзаларын университетның үсеш юнәлешләре һәм үсемлекләрне саклау һәм селекцияләү, авыл хуҗалыгын автоматлаштыру һәм механикалаштыру, экология һәм икътисад, АПКны цифрлаштыру өлкәсендә яңа эшләнмәләр белән таныштырды. Соңгы юнәлеш Иннополис һәм РИВЦ белән хезмәттәшлектә уңышлы үсә. Шулай ук, А.Р. Вәлиев университетта «АПКда Автоматлаштыру һәм роботлаштыру» һәм «авыл хуҗалыгы биотехнологияләре» яңа әзерлек юнәлешләре ачыла, алар АПК өчен иң кирәкле һәм заманча юнәлешләр буенча кадрлар әзерләргә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.