Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары спартакиадасының спорт көрәше буенча ярышлар узды

6-8 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары спартакиадасының спорт көрәше буенча ярышлар узды. Ярышларда 10 команда катнашты. «Физик тәрбия» кафедрасы доценты Федорова Н. А. җитәкчелегендә Казан ДАУның җыелма командасы югары уку йортларының 2 нче төркемендә беренче урынны яулады.

1. Дасаев Әмир, Б 191-01, 3 урын;

2. Хәмидов Зәйнитдин, Б 281-06, 3 урын;

3. Буров Георгий, Б 201-05, 2 урын;

4. Малыхина Ева, 191-05, 3 урын.

Алга таба да укуда һәм спортта уңышлар телибез!