Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентларының коррупциягә каршы комиссияләре арасында республика конкурсы башланды

«2015 – 2022 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасының иҗади академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы, Министрлык белән берлектә, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәмендә Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентларының коррупциягә каршы комиссияләре арасында республика конкурсын (алга таба – Конкурс) уздыру планлаштырыла.

Конкурсның төп максаты – студентларның коррупциягә каршы комиссияләрен, аларның коррупциягә каршы юнәлештәге чараларда һәм проектларда актив катнашуларын, шулай ук профилактик эшчәнлекне нәтиҗәле гамәлгә ашыручы комиссияләрнең лидерларын һәм җитәкчеләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Сораулар буенча Казан ДАУның коррупциягә каршы эшчәнлек буенча әйдәүче белгече Р.Р. Локмановка +79274398041 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.