«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсын бүләкләү тантанасы

2019 елның 20 декабрендә ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чара Казан ДАУ стеналары кысаларында узды. Конкурсны оештыручылар – ТР яшь галимнәренең һәм белгечләренең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Конкурс фундаменталь һәм гамәли фән үсешенә зур өлеш керткән ТРның иң лаеклы яшь галимнәрен бүләкләү, шулай ук җәмәгатьчелек һәм дәүләт хакимияте органнары игътибарын яшь галимнәргә ярдәм итү проблемаларына җәлеп итү максатында үткәрелә.

Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Илдус улы Фәттахов, ТР Фәннәр академиясе Вице-президенты Вадим Васильевич Хоменко, шулай ук Казан шәһәре югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары катнаштылар.

Конкурста 35 яшькә кадәрге, ТР территориясендә урнашкан югары уку йортларында һәм фәнни учреждениеләрдә эшләүче галимнәр (аспирантлар, кандидатлар һәм фән докторлары) катнашты.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча ике этапта үткәрелде:

Беренче этапта тапшырылган конкурс материаллары арасында иң яхшы эшләр сайлап алынды. Икенче этапта проектларны яклау булды. Анда конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Бирелгән эшләр арасында 12 гариза безнең Университеттан иде. Финал өлешенә Яруллин Фәнис Фәрид улы, Климова Лилия Рәфкать кызы, Михайлова Марина Юрьевна үттеләр. Табигый фәннәр өлкәсендә аспирантлар арасында Климова Лилия Рәфкать кызы 2 нче урынны алды.

Шулай ук конкурсны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен Казан ДАУ ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиевка һәм ТРның яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте әгъзасы Илшат Сөләйман улы Мөхәммәтшинга ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ректор исеменнән бүләкләү тантанасын уздыруда актив катнашканнары өчен хезмәткәрләргә, студентларга һәм волонтерларга зур рәхмәт белдерәбез. Барлык катнашучыларга да яңа көч белән киләсе елда конкурста катнашырга чакырабыз!