Татарстанда кыр форматындагы «Татарстанда кыр көне – 2020» иң зур күргәзмә эшли башлады

Татарстанда кыр форматындагы «Татарстанда кыр көне – 2020» иң зур күргәзмә эшли башлады. Ул 2 июльдән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Кыр көне – 2020» Лаеш районында ачык һавада уза. Күргәзмә эшлекле форматны гына түгел, ә әзерлекнең катлаулы тәртибен дә үз эченә ала. Ул үткәрүгә бер ел кала көзге культуралар, ә аннан сабан культуралары чәчүдән башлана. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы демонстрацион чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Хуҗалык итүнең кече формалары» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим ителә.

Чараның максаты: тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, товарлар, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Эшлекле программа кысаларында агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында агросәнәгать комплексы үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен һәм мастер-классларын уздыру планлаштырыла.

Күргәзмәдә Казан ДАУ актив катнаша, ул үсемлекләрне саклау һәм селекцияләү, авыл хуҗалыгын автоматлаштыру һәм механикалаштыру, Экология һәм икътисад, АПКны цифрлаштыру өлкәсендә үзенең яңа эшләнмәләрен тәкъдим итте. Соңгы юнәлеш Иннополис һәм РИВЦ белән хезмәттәшлектә уңышлы үсә. Болар барысы да күргәзмәгә килүчеләр: авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агробизнес җитәкчеләре, фермерлар һәм хуҗалык менеджерлары ягыннан зур кызыксыну уята. Ректор Вәлиев А.Р., фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Низамов Р.М., инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Хәмидуллин Н.Н., университет укытучылары һәм хезмәткәрләре күргәзмәгә килүчеләрне университет эшчәнлеге белән таныштыралар, күпсанлы сорауларга җавап бирәләр.

Казан ДАУна укырга керү мөмкинлеге килүчеләр арасында аерым кызыксыну уята һәм бу хакта Кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Фаттахова Г.Р. җентекләп сөйли.

Бүген, шулай ук күргәзмә кысаларында «Яшь фермер» уенының төбәк этабына йомгак ясалды, анда Казан ДАУның алты проекты узды.

Иртәгә күргәзмә үз эшен дәвам итәчәк.