Татарстанда «Татарстанда кыр көне – 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә эшен дәвам итте

«Татарстанда кыр көне – 2020» кыр форматындагы күргәзмәнең икенче көне бик тыгыз режимда узды. Казан ДАУ экспозициясендәге күп санлы килүчеләр, алар арасында элеккеге чыгарылышлар да шактый, зур кызыксыну белән университет экспозициясе белән таныштылар. Аларны соңгы казанышлар белән Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р., фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Низамов Р.М., «Гомуми игенчелек, «Үсемлекләрне яклау һәм селекция» кафедрасы мөдире, ТР ФА әгъза-мөхбире Сафин Р.И., «Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау» кафедрасы мөдире профессор Адигамов Н.Р. һәм башка күп кенә укытучылар һәм хезмәткәрләр таныштырды. Университет экспозициясен оештыру һәм алып бару буенча зур эшне фәнни-инновацион эшчәнлек идарәсе хезмәткәрләре Кәлимуллин М.Н. һәм Мөхәммәтшин И.С. башкардылар.

3 июльдә университет экспозициясендә Саба аграр көллиятен тәмамлаучылар һәм укытучылары булдылар. Алар Казан ДАУда киләчәктә белем алу мөмкинлеге турында кластерлы белем бирү һәм проектлар белән идарә итү үзәге җитәкчесе Р.Н. Хафизовның сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук, күргәзмәнең икенче көнендә, университет экспозициясендә Казан ДАУның Балтач районының профильле сыйныфлары директорларының зур делегациясе булып китте. Аларның барысына да югары уку йортына кадәр белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Г.Р. Фәссахова катнашында нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен ректор А.Р. Вәлиев рәхмәт хатлары тапшырды.