ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Зооиндустриядә иң яхшы 10 инновацион компания” конкурсында катнашырга чакыра

2021 елның июнендә «Зооиндустриядә ТОП 10 инновацион компания” хайваннар белән эш итү өлкәсендә Россиядә беренче стартаплар конкурсына йомгак ясалачак. Анда катнашу өчен инновацион товарлар җитештерүче яңа компанияләр һәм яңа технологияләр, сервислар эшләүчеләр чакырыла.

Конкурс «Росконгресс» фонды тарафыннан авыл хуҗалыгы министрлыгы @mcx_rf, табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, зообизнес предприятиеләре берлеге, Россия кинология федерациясе, Россия кинология оешмалары берлеге, International Cats Unoin (ICU) халыкара фелинология системасы ярдәмендә үткәрелә.

Чараның максаты – хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәтне популярлаштыруга ярдәм итүче инструментларны ачыклау һәм хайваннарны яклау халыкара индексында Россия позициясен ныгыту өчен алшартлар тудыру. Жюри әгъзаларына туклану, сәламәтлек саклау, йорт хайваннарын карау, шулай ук бу өлкәдә персонификацияләнгән санлы хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң кирәкле һәм перспективалы инновацион проектларны билгеләргә туры киләчәк.

Конкурс 6 номинациядә узачак: «Цифрлы сервислар», «Туклану продуктлары һәм өстәмәләр», «Кием-салым, аксессуарлар һәм күңел ачу», «Ветеринария препаратлары һәм технологияләр», «Тәрбия һәм гигиена», «Идентификацияләү һәм куркынычсызлык». Анда йорт хайваннарының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инновацион проектлар, шулай ук зооиндустрия өчен технологияләр һәм продуктлар эшләүче юридик затлар катнаша ала.

Финалистлар үз проектларын экспертлар һәм инвесторлар берләшмәсенә тәкъдим итү мөмкинлеге алачак. Бу компанияләргә бизнесны киң колачлау, Россия һәм чит ил базарларына чыгу, шулай ук яңа инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.

Гаризаны 2021 елның мартына кадәр тапшырырга һәм өстәмә мәгълүмат алырга була.

#МинсельхозПродРТ
#Конкурсы
#Зооиндустрия