ТР ФА академигы һәм РФА әгъза-корреспонденты Мәҗитов Нәҗип Каюм улын 80 яшьлеге белән котлыйбыз!

8 июльдә ТР ФА академигы һәм РФА әгъза-корреспонденты Мәҗитов Нәҗип Каюм улына 80 яшь тулды. РАСХНың әгъза-корреспонденты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Татарстан РФАның мактаулы әгъзасы, РСФСР Дәүләт премиясе, ТР Дәүләт премиясе, фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Мәҗитов Н.К. 1940 елда туган.

Н.К. Мәҗитов туфракны эшкәртүне механикалаштыру өлкәсендә танылган галим. Фәнни эшнең төп юнәлешләре – авыл хуҗалыгын механикалаштыру технологияләрен һәм чараларын камилләштерү, заманча тикшеренү методларын куллану, җитештерү белән теоретик тикшеренүләрнең иҗади бәйләнеше, төбәк авыл хуҗалыгы машина төзелеше.

Н.К. Мәҗитов тарафыннан 35 авторлык таныклыгы һәм патент алынган, 350дән артык фәнни хезмәт, 12 методик кулланма, 1 уку әсбабы, 9 монография бастырылган. Н.К. Мәҗитов җитәкчелегендә 5 фән кандидаты һәм 4 фән докторы әзерләнде, фәнни конференцияләрдә 300 дән артык доклад ясалды. Ул Казан ДАУда диссертация советы әгъзасы, ТР АПКсын механикалаштыру буенча баш эксперт.

Казан ДАУ җитәкчелеге – ректоры Вәлиев А.Р., беренче проректор-укыту – тәрбия эшләре буенча проректор Җиһаншин Б.Г., фәнни эш һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Низамов Р.М., ИМТС директоры Яхин С.М. юбилярны җылы котладылар һәм Казан ДАУ хезмәт коллективы исеменнән ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа фәнни һәм иҗади уңышлар, гаилә иминлеге теләделәр.