Валерий Фальков «Нюрнберг дәресләре» форумында Россия югары уку йортлары студентлары белән очрашты

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының тематик мәйданчыгында РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков һәм прокурорларның Халыкара ассоциациясе сенаторы Александр Звягинцев студентлар белән ачык әңгәмәдщ катнаштылар.

Дискуссиянең төп темасы Россия һәм дөнья тарихының гомуми контекстында Нюрнберг процессының әһәмияте булды.

Валерий Фальков ассызыклаганча, Нюрнберг нигезендә төп халыкара документлар кабул ителгән, шул исәптән 1948 елда кеше хокуклары гомум Декларациясе дә.

“Советлар Союзының фашистлар Германиясен тар-мар итүдә ролен аңлау өчен Нюрнберг мөһим роль уйнады”, – дип билгеләп үтте Россия Мәгариф һәм фән министры.

Очрашуда катнашучылар илнең югары белем бирү системасында Нюрнберг процессының роле турында фикер алыштылар. Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, мондый дөньякүләм тарихи вакыйгалар турында һәр студент, сайлаган белгечлегенә карамастан, белергә, аларны аңларга һәм анализларга тиеш: «Әгәр сез тарихчы, политолог, юристка укыйсыз, әмма сез бу тарихи фактларны белмисез, һәм сез моны ничек трактларга кирәклеген белмисез икән, димәк, сез барыбер үзегезне белемле кеше дип саный алмыйсыз».

Министр шулай ук хәзерге вакытта белем бирү процессында тәрбия өлеше булырга тиеш, дип өстәде. Валерий Фальков фикеренчә, тәрбия һәм белем бирү синтезы яшь буынга безнең тарихи үткәнебезнең мәгънәсен дөрес җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Юридик яктан әһәмиятле документ – Нюрнберг трибуналы карары булмаса, без бөтенләй башка тарихка ия булыр идек. Без бу хакта истә тотарга, буыннан-буынга Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне тапшырырга тиешбез. Без яшь буынны тәрбиялибез һәм тарихи вакыйгаларга дөрес бәя бирәбез», – дип йомгаклады Валерий Фальков.

Александр Звягинцев Нюрнберг трибуналы темасы белән тарихи һәм иҗади эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, хәзерге дөньяда тарихны фальсификацияләү мөмкин булмавын билгеләп үтте: «Нюрнберг суды карары катгый һәм аңа карата шикаять бирелми».

Ул шулай ук студентларга М.Горький исемендәге МХАТта аның шул исемдәге пьесасы буенча куелган «Нюрнбергский вальс» спектакле турында сөйләде һәм профессорлар-укытучылар составын һәм югары уку йортлары укучыларын спектакльне карарга һәм тәэсирләре белән уртаклашырга чакырды.

Министр һәм сенаторның студентлар белән очрашуы барышында Россиянең героик үткәне белән бәйле тарих факультетларын тәмамлаучыларның диплом эшләре буенча Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. «2016-2020 елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелгән конкурста илнең 31 субъектыннан 236 кеше катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Нюрнберг дәресләре» Халыкара фәнни-гамәли форумы Мәскәүдә 20-21 ноябрьдә уза. Һөнәри берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең иң зур съезды нацистлар җинаятьчеләре өстендә Нюрнберг процессы башлануга 75 ел тулуга багышланган. Җиңү музее оештырган Форум Хәтер һәм Дан елының төп вакыйгаларының берсе булып тора.