«Высшая проба» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы

29 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Казан ДАУ базасында «Высшая проба» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән, шулай ук башка төбәкләрдән: Екатеринбург, Ульяновск, Ижевск, Баранаул, Самара өлкәсе, Башкортостан Республикасы һ.б. 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашты.