Яңа билгеләнеш

3 февральдә ректор боерыгы белән урман хуҗалыгы һәм экология факультетының яңа деканы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Гафиятов Ренат Халит улы билгеләнде.

Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р. Казан ДАУ файдасына күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, фәнни һәм мәгариф эшчәнлегендә югары казанышлары, югары квалификацияле белгечләр әзерләгәне өчен Пухачева Людмила Юрьевнага рәхмәт белдерде һәм Казан ДАУ профессорлар-укытучылар составының югары бүләген «Казан ДАУ намусы һәм даны» медален тапшырды. Пухачева Людмила Юрьевнаны лаеклы бүләк белән котлыйбыз!