Ясалма интеллект һәм мәгълүматларны анализлау буенча онлайн-интенсив

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы стратегик инициативалар агентлыгы, «Университет 2035» АКБО, «Платформа НТИ» АКБО, инновацияләргә ярдәм Фонды һәм «Сколково» Фонды белән берлектә «Архипелаг 20.35» акселерация – белем бирү интенсивы үткәрә (алга таба — Архипелаг 20.35).

Архипелагның максатлары – ясалма интеллект өлкәсендә проектларны тормышка ашыручы командалар һәм стартаплар санын арттыру, әйдәп баручы югары уку йортлары һәм компанияләрнең ясалма интеллект технологияләрен куллану компетенцияләрен тарату, проектларга эзлекле ярдәм күрсәтү механизмнарын апробацияләү.

Архипелагта катнашучы командаларны сайлап алу 2020 елның 27 октябренә кадәр дәвам итәчәк, потенциаль катнашучылар өчен әзерлек программасы 2020 елның 27 сентябреннән 6 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Архипелаг 20.35 онлайн, шул исәптән, 2020 елның 7-21 ноябрендә төбәк мәйданчыкларында бүленгән форматта узачак, ә финал 2020 елның 21 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак.

Шулай ук югары уку йортлары вәкилләре өчен эшлекле программа планлаштырыла. Анкыда «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында ясалма интеллект өлкәсендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәрне формалаштыру юллары турында фикер алышыначак.

https://ai.leader-id.ru/