«Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының региональ этабына йомгак ясалды

2 июльдә «Татарстанда кыр көне – 2020» кыр форматындагы күргәзмәдә «Яшь фермер» уенының төбәк этабына йомгак ясалды, анда Казан ДАУның алты проекты узды. I урынны «Аграр һөнәри белем бирү оешмалары студентлары» номинациясендә аспирант Таҗиев И. Р. һәм студент Хөснетдинов И. И. яуладылар. Эш урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы укытучылары профессор Мусин Х. Г., доцент Пухачева Л. Ю., доцент Мухаметшина А. Р. җитәкчелегендә башкарылды.

Котлыйбыз!