РусскийТатарчаEnglish

Яңалыклар

22.03.2018Казан шәһәре яшь галимнәр һәм белгечләр Советының хисап-сайлау конференциясе

Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының киңәшмәләр залында яшь галимнәр һәм белгечләр Советының хисап-сайлау конференциясе узды. Казан ДАУның яшь галимнәр Советы рәисе Нияз Азатович Сафиуллин конференция әгъзасы.

15.03.2018Югары уку йорты чараларыннан фоторәсемнәр

Югары уку йортыбыз чараларыннан барлык фоторәсемнәрне Казан ДАУ фотокорреспонденты Сафиуллин Нияз Азат улының ВК  сайты битендә таба аласыз.

vk.com/nsafiullin

14.03.2018Зур күләмле “Айданавыборы” фотомарафоны!

18 нче мартта бөтен Татарстанда зур күләмле “Айданавыборы” фотомарафоны булачак! Фотомарафонга һәркем кушыла ала. Моның өчен 18 нче мартта республикабыз шәһәрләре һәм районнарында махсус тематик баннерлар каршында фотога төшәргә кирәк. Алар республиканың бөтен сайлау участоклары биналарында урнашачак. Катнашучыларга үз фотосурәтләрен фотомарафон хэштеге белән социаль челтәрләргә куярга һәм яхшы бүләкләргә дәгъва итүчеләр санына эләгергә кирәк. Алар арасында айфон һәм планшетлар, PlayStation приставкалары, GoPro камералары, велосипедлар һ.б. бүләкләр. Чараның барлык фото һәм видео материаллары рәсми аккаунтларда булачак.

13.03.2018“Без президент сайлыйбыз”

2018 нче елның 13 нче мартында икътисад Институты актлар залында “Без президент сайлыйбыз” куратор тематик сәгатьләре узды.