РусскийТатарчаEnglish

Объявления

05.04.2019«Президент академиясенең Җәйге кампусы» халыкара мәгариф форумының заявка кампаниясе башланды

2019 елның 1 апрелендә «Президент академиясенең Җәйге кампусы " VIII Халыкара мәгариф форумының республика этабының заявка кампаниясенә старт бирелде. Ул 2019 елның 5 маена кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга чакырабыз! Бу елда Кампус 2019 елның 11-24 июлендә Татарстан Республикасының Иннополис шәһәрендә узачак. 2019 елгы кампус темасы: «Innovations and Trends».

 

22.03.2019Югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсы

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсы 2019 елда аграр фәннәр өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә талантлы яшьләрне күбрәк җәлеп итү, студентлар фәнни җәмгыятьләре эшен активлаштыру максаты белән уздырыла.

26.02.2019«Минем илем – минем Россия» XVI Бөтенроссия конкурсына старт бирелде

Россиядә төбәкләр үсеше буенча яшьләр проектлары конкурсы уза.

Конкурс 2003 елдан башлап үткәрелә һәм 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар, яшь педагоглар, белгечләр һәм яшьләр проектлары лидерларына юнәлдерелгән.

Призлар арасында: стажировка, белем бирү грантлары һәм премияләр, остаз алу, БДИга яки бакалавриат, магистратура һәм аспирантура программаларына керү сынауларына өстәмә баллар алу мөмкинлеге бар.