РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ тулай торагы егетләре арасында ярышлар

2018 елның 21 ноябрендә Казан дәүләт аграр университеты №1 а, б тулай торагының «Спарта» тренажер залында егетләр арасында ятып штанга күтәрү (жим штанги лежа) һәм аркада яткан урыннан гәүдә күтәрү буенча (пресс) ярышлар узды. Ярышларда 30дан артык актив студент катнашты.

Беренче чиратта ятып штанга күтәрү булды. Студентлар бер-бер артлы штанга күтәрделәр. Төп бурыч - бер алымда максималь күп күтәрү.

 

Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Мәхмүтов Кемран, 682-төркем студенты

2 урын – Сафиуллин Айрат, 361-төркем студенты

3 урын – Шакиров Айзат, 351-төркем студенты.

Җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ярышларда актив катнашканнары өчен спортчыларга рәхмәт белдерәбез!

 

К списку новостей