РусскийТатарчаEnglish

Татарстан Республикасы Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмаларының университетның студентлар активы белән очрашуы

2019 елның 2 апрелендә Казан дәүләт аграр университеты студентлары «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр Академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле белән очрашты. Очрашу «Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау» темасына багышланган иде. Студентларны РФ Җинаять Кодексының әлеге темага статьялары белән таныштырдылар һәм Республика тарихындагы реаль вакыйгалар турында фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс тәкъдим ителде.


Шулай ук «Татарстан Республикасы Студентлар язы-2019» фестиваленең пиар-кампаниясе кысаларында «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм «БЕРГӘ» Казан ДАУ студентлар клубы активистлары очрашуы узды. Акция интерактив форматта узды, анда һәр активист үз талантларын күрсәтеп позитив энергия һәм, “Татарстан Республикасы Студентлар язы-2019“ фестиваленең төп старты алдыннан күп эмоцияләр алдылар.

 


К списку новостей