Чехия Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан Казан ДАУда булды

4 февральдә Чехия Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан һәм Чехиянең министрлык һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкче хезмәткәрләрен тәкъдим итүче 30дан артык кеше составындагы Чехия делегациясе Казан ДАУда булдылар.

Алар үз визитларын университет музееннан башладылар, анда Татарстан Республикасында аграр белем бирү тарихы һәм аның күренекле вәкилләре белән таныштылар. Аннары утырыш залында җентекле һәм нәтиҗәле әңгәмә булды.

Университет ректоры Вәлиев А.Р. катнашучыларны Казан ДАУның тарихы һәм хәзерге торышы белән таныштырды. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Казан ДАУ – Татарстанның тотрыклы һәм динамик үсештәге югары уку йортларының берсе, ул авыл һәм урман хуҗалыгы белгечлекләренең шактый киң спектры буенча югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итә. Казан ДАУ эшчәнлегенең төбәкнең социаль-икътисади үсеше өчен аерым әһәмиятлелеге Татарстан Республикасы икътисадында аграр секторның мөһим роле белән билгеләнә. Казан ДАУның җитештерү белән һәрьяклы фәнни-техник хезмәттәшлеге авыл территорияләрен заман таләпләренә җавап бирә торган белгечләр белән тәэмин итү проблемасын нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Мирослав Томан әфәнде яхшы оештырылган очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасына визитның төп максаты – авыл хуҗалыгы һәм агробизнес өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу, дип билгеләп үтте. Чехия республикасы терлекчелектә – дуңгызчылыкта, терлекчелектә, кошчылыкта, сарыкчылыкта алдынгы урыннарны били, дип ассызыклады Чехия Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан. Аның сүзләренә караганда, Чехиядә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы да үсә.

Очрашуда «Биоинноватик» компаниясе вәкиле Михаил Лукьянцев чыгыш ясады, ул Казан ДАУ белән хезмәттәшлек итүдә үсемлекләрне саклау продуктлары һәм алымнары, үсешне стимуляцияләү турында сөйләде. Мәгълүмат кунакларда зур кызыксыну уятты.

Визит ахырында яклар алга таба мәгълүмат алмашу, хезмәттәшлек перспективалары турында килештеләр.