Казан ДАУда «Алдынгы технологияләр, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм продукциянең үзкыйммәтен киметү» темасына еллык укыту семинары башланды

20 февральдә Казан ДАУ базасында «Алдынгы технологияләр, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм продукциянең үзкыйммәтен киметү» темасына ел саен уздырыла торган укыту семинары башланды.

Төрле компанияләр вәкилләре авыл хуҗалыгында яңа, заманча технологияләр турында сөйләделәр. Туфракны саклый торган игенчелек технологиясе, туфракны полосалы эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әйдәп баручы региональ компанияләр яңа җиһазлар, технологияләр, препаратлар тәкъдим иттеләр. Семинарда катнашучылар көчле дискуссияләр алып бардылар, контактлар белән алмаштылар һәм хәзерге шартларда авыл хуҗалыгын алып баруның яңа мөмкинлекләрен алдылар.