Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе

Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында 12 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. А. Җаббаров агросәнәгать комплексының 2019 елгы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Доклад башында ул республикада ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә старт бирелүен һәм министрлык ел дәвамында барлык авыл хуҗалыгы ветераннарын котларга планлаштыра, дип ассызыклады. Министр шулай ук республиканың агросәнәгать комплексының ике якты җитәкчесен һәм эре инвесторларын – «Сервис Агро» ҖЧҖ директоры, республиканың баш бәрәңге үстерүчесе һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Кәримов Габделхәй Йосып улын һәм «Кызыл Шәрык» агрохолдингына нигез салучы Хәйруллин Айрат Нәҗип улын югалтуларын билгеләп үтте.

Аннары министр үз докладында декабрь аенда узган Дәүләт Советы утырышында катнашучыларның игътибарын Россия Президенты В.В. Путин төп мәсьәләләр буларак авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм авыл территорияләрен төзекләндерү, аларның баланслы үсеше мәсьәләләрен билгеләде, әлеге мәсьәләләрне комплекслы хәл итмичә, АПКны алга таба динамикалы үстерү мөмкин түгел, дип билгеләп үтте. 2019 елда республика АПКсы Россия Федерациясе буенча 4 нче урынны һәм Идел буе федераль округында авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем өлеше буенча 1 нче урынны алды.

М.А. Җаббаров үзенең докладында игенчелек һәм терлекчелек, техника, кадрлар белән тәэмин итү, АПКны цифрлаштыру, АПКга ярдәм итү, аграр мәгариф һәм фән өлкәсендәге уңышларга һәм проблемаларга аерым тукталды. «Заманча технологияләрне гамәлгә кертү шартларында белгечләрнең квалификациясе мәсьәләсе кискен тора, һәм мәгариф учреждениеләре тармак өчен кадрлар әзерләү алымнарын тамырдан үзгәртергә тиеш. Ул мәктәп эскәмиясеннән үк башланырга тиеш.» – дип ассызыклады Министр.

Соңыннан М.А. Җәббаров барысына да уңышлар һәм язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләде.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов чыгышында чәчү кампаниясен уңышлы оештыру кирәклегенә аерым игътибар бирелде. Президент шулай ук җирләрнең уңдырышлылыгын яхшырту, язгы кыр эшләрен финанслау, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, авыл территорияләрен үстерү өчен файдаланылмый торган җирләрдә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Ул хәләл продукция һәм органик авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләрне активрак үзләштерергә өндәде. Президент чыгышында продукцияне тирәнтен эшкәртү, ветеринария куркынычсызлыгы, биологик калдыкларны утильләштерү һәм продукцияне фальсификацияләү проблемалары буенча конкрет йөкләмәләр яңгырады.

Р. Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, безнең профильле вузларның эшчәнлеге аерым сораулар тудыра: БДИ буенча уртача балл, эшкә урнашу һәм фәнни эшчәнлек. Ул бу юнәлештә эшне активлаштырырга чакырды. Ахырда Президент катнашучыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү эшенә керешергә чакырды, аерым алганда: 100 еллык тарихы булган профессиональ династияләрне һәм оешмаларны данлау, хезмәт коллективларында башка бәйрәм чаралары.

Ахырда ТР Президенты барысына да эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм уңышлар теләде, лаеклы бүләкләр тапшырды.

Коллегия эшендә Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р., фәнни эш һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Низамов Р. М. катнашты.