Умартачы

Умартачылык һөнәри эшчәнлегегез сыйфатында Сезне җәлеп итәме?

Ул чакта безнең Университет укытучыларының тирән белемнәре һәм һөнәри якын килүләре сезгә ярдәмгә килер!

Укуларның максаты – өстәмә эшче һөнәр алу, шулай ук бал кортларын карау буенча күнекмәләрне үзләштерү. Укуларны югары квалификацияле белгечләр, докторлар һәм фәннәр кандидатлары уздыра, алар умартачылык өлкәсендә теоретик һәм практик эш тәҗрибәсенә ия.

“Умартачы» белгечлеге түбәндәге мөмкинлекләр бирә:

  • шәхси умарталык хуҗалыгын уңышлы алып бару;
  • фермер һәм крестьян умарталыклары оештыру;
  • умартачылык продукциясен җитештерү һәм сату;
  • гамәлдәге умартачылык иҗтимагый оешмаларына керү, алар эшчәнлегендә катнашу;
  • эшли башлаучы умартачылар өчен профессиональ консультация күрсәтү.

ПРОГРАММА

  Модульләр һәм дисциплиналар исеме Барлыгы, сәг. Лекция Практика Контроль СРС
1 Умарта гаиләсе биологиясе 58 20 16 2 20
2 Умарта гаиләләрен тоту һәм үрчетү 146 36 48 2 60
3 Умартачылыкның азык базасы 58 16 20 2 20
4 Селекция-нәсел эше 26 8 8 2 8
5 Бал кортларының авырулары 26 8 8 2 8
6 Умартачылык продуктларын җитештерү һәм эшкәртү 90 24 40 2 24
7 Уку практикасы 88    
8 Йомгаклау аттестациясе 8    
  Барлыгы: 500 112 140 12 140