Университет

Казан дәүләт аграр университетының миссиясе бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт:

Россия һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының ихтыяҗларына туры килерлек кадрлар әзерләү

КДАУниверситетының стратегик өстенлекләре булып түбәндәгеләр тора:

– хезмәт базары ихтыяҗларына, заман техникасына һәм АПК технологияләренә туры килердәй югары дәрәҗәдәге һөнәри белем бирү эчтәлеген үзләштерү;

– халыкара һәм Россия тәҗрибәсен исәпкә алып, уку-укытуның эффектлы инновацион методика һәм технологияләрен өйрәнү, эшләү һәм гамәлгә кертү;

– авыл хуҗалыгында инновацион ресурс саклау технологияләрен үзләштерү: АПК техникасы, агрономия, терлекчелек, икътисад һәм идарә итү;

– уку-җитештерү, практикага юнәлтелгән эшчәнлек, уку фермер хуҗалыкларын булдыру;

– фәнни-тикшеренү институтлары, технопарклар, проблемалы лабораторияләр, бизнес-инкубаторлар аша фәнни-тикшеренү, инновацион һәм тәҗрибә эшләре;

– АПК һәм мәгарифтә эшчәнлек юнәлешләрен һәм милли проектлар өстенлекләрен исәптә тотып, халыкара хезмәт-тәшлекне киңәйтү;

– эшчәнлекнең бөтен юнәлешләрен информатизацияләү һәм компьютерлаштыру;

– АПК белгечләренең һөнәри компетентлык һәм грамоталыгын, авыл хуҗалыгы тармагында профессиональ һәм социаль мобильлеген тәэмин итү.