«Гыйлемдар-2021» Республика студентлар Интернет-олимпиадасы нәтиҗәләре

2021 елның 29 апрелендә дистанцион режимда узган, филологик белгечлекләре булмаган югары уку йортлары студентлары өчен татар теле буенча, «Гыйлемдар-2021» Республика студентлар Интернет-олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды.

Анда Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмаларының бакалавриатын әзерләү юнәлешләренең 1-3 курсыннан 70тән артык студент (10 югары уку йорты) катнашты.

Безнең югары уку йорты командасы составы: Әмир Вәлиуллин (1 курс, Агроинженерия), Рәмзия Ганиева (3 курс, Җир төзелеше һәм кадастрлар), Ибәтуллина Гүзәлия (2 курс, Дәүләт муниципаль идарәсе), Алсу Кәримова (1 курс, Менеджмент), Гүзәл Кәримова (1 курс, Менеджмент), Булат Фәйзрахманов (1 курс, Агроинженерия).

Җиңүчеләр арасында безнең студент кызыбыз – Ганиева Рәмзия Миннерәниф кызы, 103.08 балл белән III урынны яулады.

Студентларның фәнни җитәкчесе философия һәм хокук кафедрасы профессоры -Н.Н. Шарыпова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Студентларыбызны котлыйбыз!

Translate