ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Ә. Җаббаровның Казан ДАУ визиты

11 ноябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җаббаров Марат Азат улы Казан ДАУ җитәкче һәм профессор-укытучылар составы белән очрашты. Очрашуда министрлык ягыннан Залаков Наил Ринат улы — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары, Мәхмүтов Марсель Азат улы — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Габдрахманов Илдус Харис улы — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Таһирҗанов Тәлгать Галимҗан улы — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Вәлиуллина Рузалина Роберт кызы – фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы, Самодуров Денис Викторович – «РАЦИН» ДУП генераль директоры, Муллин Рамил Хәмзә улы – Мөслим районы башлыгы катнаштылар.

Министр үз визитын Казан ДАУ атаклы музеенда булудан башлады, анда университет тарихы буенча һәм аның данлыклы чыгарылыш укучылары турында бай материал җыелган.

Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы очрашуда катнашучыларга хәзерге вакытта университетта гамәлгә ашырылучы «Агробиотехнопарк» яңа инновацион проектны тәкъдим итте.

А. Р. Вәлиев киңәшмәдә катнашучыларны Казан ДАУ тарихы һәм бүгенге тормышы белән таныштырды.

Казан ДАУ Попечительләр советы эше турында мәгълүмат белән ректорның Киңәшчесе Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улы чыгыш ясады һәм рәис вазыйфасына М. А. Җаббаров кандидатурасын тәкъдим итте. Шулай ук Попечительләр советының яңа составы һәм 2022 елга кадәрге эш планы белән таныштырды. М. А. Җаббаров әлеге тәкъдимнәр белән ризалыгын белдерде.

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен студентларны максатчан әзерләү программалары турында инфраструктур үсеш һәм җитештерү буенча проректор Наил Хәмидуллин сөйләде. Шулай ук ул 2019 елдан университет тарафыннан Балтач районында мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирүче аграр сыйныфлар булдыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырылуына игътибар итте.

Киңәшмә программасында шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Казан ДАУның ТР АПКсын кадрлар белән тәэмин итү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, фәнни эшләнмәләр һәм инновацион технологияләр кертү, квалификация күтәрү программаларын үстерү белән бәйле хезмәттәшлеген активлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Киңәшмә кысаларында Мөслим районының «Август» компаниясе белән берлектә «Игенчелек академиясе» укыту үзәген булдыру проектын тәкъдир итү булды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы идеяне хуплады һәм проектны җентекләп өйрәнергә тәкъдим итте. «Мәгариф эшчәнлеге бүгенге көн белән бергә атларга һәм перспективаны 10 елга алга күрергә тиеш», — дип билгеләп үтте министр.

Түгәрәк өстәл ахырында М. А. Җаббаров муниципаль берәмлекләрнең конкрет башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән активрак хезмәттәшлек итәргә, цифрлы авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү перспективаларына эшләргә, ТР АПКсын фәнни-техник һәм технологик тәэмин итүдә катнашырга чакырды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча М.А. Җаббаров тарафыннан конкрет йөкләмәләр бирелде һәм алар якын арада гамәлгә ашырылачак.