Казан ДАУ ректораты әгъзалары урман хуҗалыгы һәм экология факультетының ремонтын югары бәяләделәр
20 сентябрьдә Казан ДАУның планлы, әмма гадәти булмаган ректораты булды. Аны уздыруның гадәти булмавы аның күчмә булуы белән бәйле иде,ул урман хуҗалыгы һәм экология факультеты базасында узды. Факультет деканы Ренат Гафиятов факультет территориясе буйлап танышу экскурсиясе үткәрде, анда агачлар һәм куаклар утырту өчен парниклар, урман техникасы урнашкан. Бинада факультетның индустриаль партнерларыннан җәлеп ителгән акчалар ярдәмендәкүптән түгел ремонтланган аудиторияләр җыелучыларның игътибарын җәлеп итте. Ректоратны ачканда моңа ректор Айрат Вәлиев аеруча игътибар бирде һәм университетның башка институтлары өчен мондый алымның мөһимлеген ассызыклады