«Татарстан Республикасының төрле буын яшьләре: ничек хезмәттәшлек итәргә. Бүгенге һәм киләчәк өчен яңа алымнар».

2021 елның 25 октябрендә Әлмәт муниципаль районының яшьләр үзәгендә социологик тикшеренүләр үткәрү кысаларында «Татарстан Республикасының төрле буын яшьләре: ничек хезмәттәшлек итәргә. Бүгенге һәм киләчәк өчен яңа алымнар» икенче тикшеренү сессиясе узды.

Тикшеренү кысаларында ике буын Z һәм Y яшьләре Мәскәү тикшеренүчеләре Евгений Шамис һәм Евгений Никоновның яшьләр өчен идеаль шәһәр, идеаль яшьләр үзәге һәм идеаль коммуникацияләр булырга тиешлеге турындагы сорауларына җавап бирделәр. Йомгаклау Хисабын Татарстан Республикасы җитәкчелегенә бер айдан соң тәкъдим итү планлаштырыла.

Проект ел саен «Россия яшьләре» федераль агентлыгы белән оештырылган югары уку йортлары өчен грантлар конкурсында җиңүче Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Хәзерге яшьләр белән эшләү стратегиясен формалаштыру, аны эмпирик раслау һәм аны масштаблау механизмын билгеләү нигезләре буларак буыннар теориясе» гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Translate