“Бергә” студентлар клубының ачык ишекләр көне
2021 елның 27 октябрендә бу уку елының беренче иҗади чарасы – “Бергә” студентлар клубының ачык ишекләр көне старт алды, ул Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты стеналарында узды.
Концертта яңа килгән беренче курс студентлары, шулай ук өлкән курс студентлары катнашты. Иҗади коллективлар вокал, хореография, нәфис сүз, нәфис гимнастика, СТЭМ һәм, әлбәттә инде, “Аермасыз” һәм”Автомат Хахашников” шаяннар һәм тапкырлар клубы (КВН )командаларыннан башка булмады.