Студентлар театрының «Тургай» спектакле зур уңыш белән узды.
31 октябрь көнне Химиклар мәдәният сараеның концерт залында «Кулъяулык» спектакле күрсәтелде. Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры тарафыннан музыкаль комедия жанрында куелган спектакль алкышларга күмелде. Сәхнәдә безнең университетның 1-3 курс студентлары катнашты, алар менә дигән актерлык, музыка һәм бию талантларын күрсәттеләр.