Яшь парларның үз үсешләре буенча атналык дәресләр
“Яшь гаилә” клуб-шәһәрчеге” проекты эш кысаларында яшьләр эшләре федераль агентлыгының «Россия яшьләре» ярдәме белән яшь парларның үз үсешләре буенча атналык дәресләр дәвам итә. 28 октябрьдә чакырылган белгеч психолог Э.А. Кузнецова чираттагы уен үткәрде, анда катнашучыларга үз мөмкинлекләрен өйрәнергә һәм киңәйтергә тәкъдим ителде. Эрнест Хемингуэй раслаганча, «кемгә булса дә ышана алуны белер өчен – аңа ышану иң яхшы ысул». Уен аша һәр бала үз җаваплылыгы һәм кешеләргә, үзенә, әйләнә-тирә дөньяга карата ышаныч дәрәҗәсен белергә тырышты. Уйнаучыларның бәхетле йөзләре уз-ара ышанычлы булган яхшы команда барлыкка килүне раслый.