“6 разрядлы машина белән сыер саву операторы” һөнәри белем бирү программасына укучылар җыю (08.11.20021-25.12.20021)

“Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе машина белән сыер саву операторы һөнәри укыту программасын туплау үткәрә .

Һөнәри белем бирү бүген бик кирәкле, чөнки хезмәт базарында әзерлекле эшче һөнәр ияләре таләп ителә. “Машина белән сыер саву операторы” эшче һөнәрен укыту заманча технологияләр кулланып башкарыла.

Һөнәри белем бирү программасы бакалавриат студентлары өчен каралган.

Укыту саву аппаратурасын эшкә әзерләү, көйләү эшләрен башлап җибәрү, башкару, аппарат-программа комплекслары ярдәмендә саву процессы белән идарә итү; саву-сөт җиһазларына техник хезмәт күрсәтү операцияләрен үткәрү өчен техник чаралар, приборлар һәм диагностика чараларын куллану күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Гомуми саны – 180 сәгать (7 атна). Укыту 08.11.2021 елдан башлана һәм 25.12.2021 елга кадәр дәвам итәчәк.

Укыту формасы – көндезге

Уку нәтиҗәсендә сертификат бирелә

Translate