Татарстан Республикасы югары уку йортларының беренче курс студентлары белән квиз-акцияләр
Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның өстенлекле юнәлешләренең берсе – социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауга, шулай ук яшьләрнең хокукый хәбәрдарлык дәрәҗәсен һәм грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән эш оештыру. Шул исәптән коррупциягә каршы дөньякүләм карашны профилактикалауга аерым игътибар бирелә.
«2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы югары уку йортларының беренче курс студентлары белән квиз-акцияләр үткәрә.
Әлеге чараның максаты-беренче курс студентларының хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү, белем бирү процессы вакытында аларның төп хокуклары һәм бурычлары турында, шулай ук коррупциягә тискәре караш кыйммәтләрен аңлау.
Беренче курс студентлары белән квиз-акцияләр үткәрү 2021 елның 2 ноябреннән 23 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы югары уку йортлары базасында планлаштырылган.