Кайгы уртаклашу
2021 елның 8 ноябрендә 46 яшендә техник фәннәр кандидаты, “Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау” кафедрасы доценты Шәйхетдинов Рафис Рәшит улы кинәт вафат булды.
Рәфис Рәшит улы 1992 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1997 елда “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Академияне тәмамлаганнан соң “Машиналарны ремонтлау” кафедрасында аспирантурада укый.
2000 елдан Рәфис Рәшит улы укытучылар эшчәнлеген “Машиналар ремонты” кафедрасы ассистенты буларак башлый. 2002 елдан “Машиналарны ремонтлау” кафедрасының өлкән укытучысы итеп сайлана. 2009 елда “Техник сервис” кафедрасының өлкән укытучысы вазыйфасына күчерелә. 2010 елда 05.20.03 – Авыл хуҗалыгында техник хезмәт күрсәтү технологияләре һәм чаралары белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Шул ук елны “Техник сервис” кафедрасы доценты вазыйфасына күчерелә. 2017 елның апрелендә Казан дәүләт аграр университетының “Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау” кафедрасы доценты вазыйфасына күчерелә. Озак вакытлар Рәфис Рәшит улы механикалаштыру һәм техник сервис институтының методик комиссиясе рәисе булып тора. Укытучылар составы һәм студентлар арасында ихтирам казанды. Рафис Рәшит улы 60 тан артык фәнни һәм укыту-методик эш, шул исәптән 1 монография бастырган.
Казан дәүләт аграр университеты җитәкчелеге һәм коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Шәйхетдинов Рафис Рәшит улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.