Иреклелек өлкәсендә (волонтерлык) “Игелекле Татарстан” премиясе

Быел Татарстан республикасында беренче тапкыр иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә “Игелекле Татарстан” премиясе узачак.

Хәзерге вакытта күп кенә кешеләр риясыз  һәм ихлас күңелдән зур мөһим эшләр башкара. Әлеге премия кысаларында нәкъ менә шундый категория гражданнарын хуплыйсы килә.

Премиядә түбәндәге катнашучылар булырга мөмкин:

• 8 яшьтән алып Татарстан республикасы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы волонтерлар;

• коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар, муниципаль волонтерлык үзәкләре, белем бирү оешмалары базасындагы волонтерлык үзәкләре, юридик заты оештырылмаган иҗтимагый ирекле берләшмәләр һ. б.

Конкурста 18 номинация буенча катнашырга мөмкин: 5 коллектив номинация (“Бизнес”, “Иреклелекне оештыручы”, “Мәктәп иреклеләр отряды” һ.б.) һәм 13 индивидуаль номинация (“Елның көмеш иреклесе”, “Туризм өлкәсендә ел иреклесе”, “Мәдәният өлкәсендә ел иреклесе”, “Без бергә”  гомумроссия үзара ярдәмләшү акциясе кысаларында ел иреклесе” һ. б.).

Әгәр сез эшчәнлегегезнең лаеклы бәяләвен һәм аның турында бөтен республикага сөйләвен теләсәгез, вакытыгызны сузмыйча, 14 ноябрьгә кадәр гариза бирегез.

Премиясенең оештыру комитеты @dobrotatarstan үз аккаунтында тулырак мәгълүмат бирә.

Translate