Казан дәүләт аграр университеты укытучылары “Алтын көз-2021” Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә җиңүчеләр булдылар

Бүген Казан дәүләт аграр университетында “Алтын көз-2021”  Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

ADAS 4 дәрәҗәдәге аппарат комплексы базасында автоном идарә системасы белән пилотсыз трактор эшләгән өчен алтын медаль

Сабиров Р. Ф. — машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасының өлкән укытучысы

“Аграр бизнесның нәтиҗәлелеген арттыруның оештыру-икътисадый аспектлары”, “Авыл хуҗалыгында хезмәт ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру механизмнары белән идарә итү” монографияләрен чыгарган өчен алтын медаль

Мөхәммәтгалиев Ф. Н. — икътисад фәннәре докторы, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы профессоры

Стимакс, стимуллаштыра торган составлар, Нутривант Плюс ашламалар кулланып сабан йомшак бодае җитештергән өчен көмеш медаль

Әмиров М. Ф –авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, үсемлекчелек һәм җиләк-җимешчелек кафедрасы профессоры

“Мефосфон” препаратын куллану нигезендә органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең инновацион алымнарын эшләгән өчен бронза медаль

Сибгатуллин Ф. С. – профессор, ТР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты

Аграр бизнес-структуралары кече фирмаларының ресурс потенциалын анализлау һәм авыл территорияләрендә кооперацияне үстерү чараларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләгәне өчен бронза медаль

Мөхәммәтгалиев Ф. Н. — икътисад фәннәре докторы, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы профессоры

Ашлыкны ярмага эшкәртүнең төп технологик операцияләрен үтәү өчен билгеләнгән унификацияле агрегат төеннәре булган мобиль комплексны эшләгән өчен рәхмәт хаты

Сабиров Р. Ф. — машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасының өлкән укытучысы

Ашлыкны ярмага эшкәртүнең төп технологик операцияләрен үтәү өчен билгеләнгән унификацияле агрегат төеннәре булган мобиль комплексны эшләгән өчен рәхмәт хаты

Хәлиуллин Д. Т. —техник фәннәр кандидаты, агробизнеста машина һәм җиһазлар кафедрасы доценты

Конкурста лаеклы җиңү белән котлыйбыз һәм теләк – ирешелгәннәрдә тукталып калмаска!

Translate