Студентлар арасында фәнне популярлаштыру буенча «Фәнни көрәшләр» проекты

2021 елның 1 ноябрендә студентлар арасында фәнне популярлаштыру буенча «Фәнни көрәшләр»  (алга таба – Фәнни көрәшләр) проектының заявка кампаниясе старт алды. Фәнни көрәшләрнең максаты – яшьләрнең интеллектуаль ял итү рәвешләрен популярлаштыру, дивергент логик фикерләүне үстерү, лидерлык сыйфатларын ачыклау, идеяләрне генерацияләү сәләтен, креативлыкны, нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү, шулай ук студентларның иң көчле фәнни эшләрен ачыклау.

Фәнни көрәшләрдә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар, шулай ук югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала.

Катнашучылар билгеле бер вакыт аралыгында үз сүзләрен һәм презентацияләрен генә кулланып фәнни тикшеренүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләргә, шулай ук тамашачылар һәм жюри әгъзаларының алдагы сорауларына җавап бирергә тиеш.

2021 елда фәнни көрәшләр дүрт этапта үткәрелә:

•I этап – «Заявка кампаниясе» (2021 елның 1 ноябреннән 21 ноябренә кадәр): бу чорда Фәнни көрәшләрдә катнашучылар google-форма тутыру юлы белән катнашу өчен гариза юллыйлар. https://forms кgle/VfDsqXrSApPLC5rM8);

•II этап «Әңгәмә» (22 ноябрьдән 2021 елның 27 ноябренә кадәр): бу чорда потенциаль катнашучылар белән очрашулар һәм әңгәмәләр үткәрелә

интервью форматында. Интервью нәтиҗәләре буенча «Контактта» https://vk.com/thesciencecommittee һәм «Instagram» социаль челтәрләрендә https://www.instagram.com/naukablog студентлар Лигасының фән һәм мәгариф Комитеты рәсми сәхифәләрендә ярымфиналга үткән катнашучылар исемлеге басылачак;

•III этап – «Ярымфинал» (2021 елның 29 ноябреннән 3 декабренә кадәр): бу чорда аерым фәнни юнәлешләр буенча ярымфинал үткәрелә: гуманитар, табигый һәм техник. Ярымфинал юнәлешнең Эксперт советы катнашында үткәрелә;

•IV этап – «Финал һәм бүләкләү тантанасы»  (2021 елның 7 декабре): финал кысаларында һәр юнәлештә йомгак ясау һәм призерларны һәм Фәнни көрәшләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак, аларга оештыручылардан һәм партнерлардан кыйммәтле бүләкләр һәм призлар тапшырылачак.

Чараны Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының студентлар фәнни җәмгыяте белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.