«Чит ил студенты көне – 2021» вузара фестиваленең Республика сайлап алу этабы
2021 елның 13 ноябрендә Казанда «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУда «Чит ил студенты көне — 2021» вузара фестиваленең Республика сайлап алу этабы узды. Фестиваль «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» республика программасын, «Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше» федераль максатчан программасын үтәү кысаларында үткәрелә.
Фестивальнең республика этабында 7 югары белем бирү мәгариф оешмасыннан һәм 1 урта һөнәри белем бирү учреждениесеннән гаризалар җибәргән коллективлар һәм башкаручылар катнашты.
Безнең университетны сольле программада агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 1 курс студенты Беисова Гөлдана Самат кызы тәкъдим итте.
Гөлдана танылган казах шагыйре Абай Кунанбаевның «Козимнин карасы» җырын туган телдә башкарды. Номер искитмәле матур килеп чыкты.
Фестиваль җиңүчеләре 2021 елның 24 ноябрендә «Сәйдәш»мәдәният үзәгендә узачак фестивальнең Гала-концертында аталачак.