Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студентлары өчен » «КОРРУПЦИЯ-ТУКТА» чарасы
8 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студентлары өчен оештыру-тәрбия эшләре идарә тарафыннан «КОРРУПЦИЯ-ТУКТА» викторинасы оештырылды.
Студентлар коррупциягә каршы сәясәт һәм законнар өлкәсендә үз белемнәрен тикшереп кенә калмадылар, ә бәлки конкурста мөһим булган команда рухын да күрсәтә алдылар.
Викторинада 4 команда катнашты, алар арасында университетның төрле институтлары һәм факультетлары студентлары да бар иде. Жюри әгъзалары –оештыру-тәрбия эшләре идарә вәкилләре.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Агрономнар» командасы җиңүче булды. Барлык катнашучыларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чарада шулай ук «Мин – коррупциягә каршы» плакатлар конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!