Welcome – Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенә тур

2021 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте белән берлектә оештырылган «Welcome-дәүләт хезмәтенә тур» яшьләр карьера атнасын ачу тантанасы булды. Чара К(и)ФУНЫҢ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында узды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, К(и)ФУНЫҢ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков, Казан югары уку йортларының профиль кафедралары җитәкчеләре катнашты. Казан дәүләт аграр университетыннан анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кафедрасы мөдире вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Чулпан Маликовна Куракова, щулай ук дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше буенча төрле курсларда белем алучы иң яхшы студентлар: Элиза Хаҗипова (Б381-06), Алинә Нуреева (Б381-05), Алинә Галеева (Б391-05), Эльвина Зыятдинова (Б391-04), Анастасия Цой (Б391-04) катнашты.

Чара башланганчы катнашучылар арасында сораштыру үткәрелде. Шулай итеп, яшьләр, кешеләр файдасына озак сроклы перспективалы эш, көчле лидерлар һәм остазлар, шулай ук нәтиҗәдә гадел бүләк алу белән бәйле рәвештә, дәүләт хезмәтенә керергә тели.

Адаптация процессын тизләтү турында топ-3 җавапка «яхшы хезмәт шартлары», «җитәкче ярдәме» һәм «стажировка»кергән.

Татарстанның яшь дәүләт хезмәткәре – 2030 җаваплы, аралашучан, гадел, тәвәккәл һәм стресска чыдам буларак тасвирланды.

Чараны ачып, Александр Белов, мондый проектлар ярдәмендә яшьләр дәүләт хезмәте белән практикада таныша, белем дәрәҗәсен күтәрә, карьераның шәхси траекториясен формалаштыра, ә аннан соң Татарстан дәүләт хезмәтенә килә алалар, дип билгеләп үтте.

Проект 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Дүрт көн дәвамында яшьләр дәүләт хезмәте белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министр урынбасары Софья Мостафина, дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов тәҗрибәсе аша танышачаклар, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен оештыру бүлеге мөдире Эдуард Сафин һәм башкалар катнашты. Шулай ук алар Республика яшьләр гражданлык форумының панель дискуссиясендә дә булачак.

Проект 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Дүрт көн дәвамында яшьләр дәүләт хезмәте белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министр урынбасары Софья Мостафина, дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен оештыру бүлеге мөдире Эдуард Сафин тәҗрибәсе аша танышачаклар. Шулай ук алар Республика яшьләр гражданлык форумының панель дискуссиясендә дә булачак.

Translate